Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре урынбасары, Венадагы бүлеге директоры Юрий Федотов белән очрашты

12.05.2016

Бүген Венада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) генераль секретаре урынбасары, Венадагы бүлеге директоры Юрий Федотов белән очрашты.

Очрашу Венада БМО бүлеге бинасында үтте. Анда шулай ук Сәнәгать үсеше буенча БМО җитәкчелеге (ЮНИДО) һәм Халыкара гамәли системалы анализ институты җитәкчелеге катнашты. 

Очрашу башында Юрий Федотов кыскача Венада БМО эшчәнлеге, кайбер актуаль халыкара проектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов БМО бүлегендә булу мөмкинлеге һәм ЮНИДО белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, хезмәттәшлек турында меморандум 2009 елда имзаланган иде. Бүген ЮНИДО вәкилләре Татарстанда үткәрелүче халыкара конференцияләрдә катнашалар, Татарстан министрлыклары, ведомстволары, предприятеләре оешма белән үз юнәлешләре буенча эш алып баралар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ЮНИДО Сәнәгать хезмәттәшлеге үзәге Татарстанда ике проектны гамәлгә ашыруны тәмамлады. Беренчесе Серго ис. Зеленодольск заводын озон-куркынычсыз энергияне нәтиҗәле файдаланучы суыткыч җиһазларына күчерү белән бәйле (2011-2015 еллар). Нәтиҗәдә бүгенге көндә предприятие продукциясе халыкара стандартларга туры килә. 

ЮНИДО ның икенче проекты чиктәш сулыклар бассейннарында пычрану үзәкләрен ачыклау, бәяләү һәм дәрәҗәсен билгеләүгә кагыла иде. ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ЮНИДО фонды белән эрозиягә каршы урманлыклар утырту мәсьәләсе буенча эш итәләр. 

Без ЮНИДО га уртак проектларга ярдәм итүе һәм алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм киңәйтергә теләгәннәре өчен рәхмәтле, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда Россиянең Венадагы халыкара оешмаларда даими вәкиле Владимир Воронков билгеләгәнчә, Татарстанның ЮНИДО белән, башка халыкара оешмалар белән эш итүдәге тәҗрибәсен Россиянең башка регионнарында да кулланып була. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.