Илдар Халиков Казанның Мәскәү районында оештырылган ярминкәдә булды

11.09.2010

Бүген иртән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Мәскәү районында оештырылган ярминкәдә булды. Илдар Халиков сәүдәнең ничек баруын карады, сатып алучылар белән аралашты.

Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән республиканың Буа һәм Чүпрәле районнары продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән иде. Биредә бәрәңгенең килограммы – 17, карабодай – 35, югары сортлы он 12 сумга сатылды.

Ярминкәне оештыручыларның сүзләренә караганда, бүгенге ярминкәгә 100 тоннага якын бәрәңге, 12 тонна карабодай китергәннәр. “Икенче икмәкне” ярминкәнең 15 ноктасында саталар, халык бәрәңгене бик теләп ала. Яшелчәләр (суган, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башкалар), йомырка, сөт продукциясе, ярмалар һәм башкаларга да сорау зур.

Ярминкәдәге сәүдәне милиция хезмәткәрләре һәм район хакимияте түрәләре күзәтә. Әмма чынлыкта, Илдар Халиковның сүзләренә караганда, иң яхшы контролерлар – сатып алучылар үзләре. “Алар милиция һәм башка органнардан көчлерәк. Кемнең нәрсә һәм күпме сатып алуын игътибар белән күзәтәләр”, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика халкын берәү дә бәрәңгесез калмаячак, дип ышандырды. “Икенче икмәк” әле тагын кайтачак, шунлыктан Казанда, республиканың башка шәһәр-районнарында яшәүчеләр бәрәңгесез калмаячак. Аларның барысы да “икенче икмәк” белән тәэмин ителәчәк”, - диде Илдар Халиков.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.