Рөстәм Миңнеханов: “Бәрәңгене теләгән һәркем килограммын 17 сумга сатып ала ала”

11.09.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов районында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнашты.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде.

Ярминкәдә чагыштырмача арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты: бәрәңге, яшелчә, төрле ярмалар, ит һәм сөт ризыклары тәкъдим ителгән иде. Бәрәңге төялгән йөк машиналары янында сәүдә аеруча кызу барды. “Икенче икмәкне” килограммын – 17, ә карабодайны 35 сумга сатып алырга мөмкин иде.

Татарстан Президенты Саба районыннан килгән йөк машиналарын карады, аларда “икенче икмәкне” килограммын 17 сумга саттылар. Биредә шимбә иртәсендәге ярминкәдә “икенче икмәк” сатып алган бер ветеран Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, аңа бәрәңге тутырылган капчыкларны өенә илтеп куярга ярдәм иттеләр.

Ярминкәне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов журналистларга корылык аркасында Татарстанда үстерелгән бәрәңгенең запаслары җитәрлек булмавы хакында белдерде. Шуңа күрә “икенче икмәкне” Россиянең башка төбәкләреннән һәм Белоруссиядән сатып алу оештырылды. Бәрәңгене килограммын 17 сумнан кара көзгә кадәр сату күздә тотыла.

“Теләгән һәркем бәрәңгене 17 сумга Казанда, шулай ук Татарстанның башка шәһәр-районнарында оештырылган ярминкәләрдә сатып ала ала”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, бәрәңге – икенче икмәк ул һәм аның бәясе “тешләмәскә” тиеш. Быелгы хәл кабатланмасын өчен, Татарстанда махсус программа кабул ителде, аның нигезендә 2 мең гектар мәйданда бәрәңге су сибеп үстереләчәк.

"Татплодоовощпром" концерны генераль директоры Раил Зыятдинов журналистларга белдергәнчә, ТР Хөкүмәте Белоруссиядән 45 мең тонна бәрәңге сатып алган. Республикага көн саен 800 тонна бәрәңге китерелә, моңа районнардан җибәрелгән 200-250 тонна “икенче икмәкне” дә өстәргә кирәк. “Халык бәрәңге һәм барлык төр яшелчәләр белән дә тәэмин ителәчәк”, - дип белдерде ул.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.