Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга" күргәзмәсен карады

09.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Манеж" күргәзмә комплексында "Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга" күргәзмәсен карады. Экспозиция белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты.

Күргәзмә рәсми рәвештә быел 25 февраль көнне ачылды. Аны ачу идеясен Татарстан кинематографы тарихы турында китаплар язган Елена Алексеева тәкъдим итте. 

Күргәзмә темалар буенча өлешләргә бүленгән, һәрберсе Татарстанда кино үсешенең билгеле этабына багышланган: сугыш чорында беренче шәһәр кинотеатрлары барлыкка килү, Казан киностудиясе оешу тарихы, 1930-1970 еллардагы кино җиһазлары, хәзерге заман киносы тарихы. Экспозицияне дөньядагы беренче киноленталарны күрсәтү тулыландыра. 

Шулай ук бүген Казан Кремле территориясендә Рөстәм Миңнеханов "Татарстаннан кинога" күргәзмәсен карады, ул Россиядә Кино елына багышланган. Күргәзмә геройлары - Россия һәм Татарстан кинематографына зур өлеш керткән шәхесләр. 

Күргәзмә буенча аңлатмаларны "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева бирде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.