Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында хәтер яңартты

09.05.2016

Бүген Җиңү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салдылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, гади казанлылар катнашты.

Дан мемориалында Мәңгелек утка чәчәкләр китерү тантанасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң республика җитәкчелеге Аналар һәм тол хатыннар монументына юл тотты. Анда салмак музыка астында аналарга багышланган, аларга мәдхия булып яңгыраган шигырь укылды. Ак, кызыл чәчәкләрдән төзелгән композицияне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка куйганнан соң, Ана һәйкәле каршында баш иеп торды.

Казанның 78 нче мәктәбендә белем алучы кадетларның Җиңү паркындагы тантанада катнашучыларының шактые бу көнне озакка истә калдырырлар, мөгаен.

Бу монументка тантанада катнашучылар шулай ук чәчәкләр салды. Миңнеханов һәм Шәймиев бергәләшеп истәлек веногы куйдылар.

Диңгезче формасыннан булган кадетлар “Казан” су асты атом көймәсе фонында ветераннар белән фотосурәткә төште.   

Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты «Үлемсез полк» акциясе кысаларында шушы йөрешнең алгы сафларында булачак. Акция быел беренче мәртәбә Казанда шундый олы масштабларда уздырылачак. Анда катнашу өчен Казанда барлыгы 20 мең кеше теләк белдергән. Барлыгы  Татарстан буенча акциядә 60 меңнән артык кеше катнашырга җыена. Йөреш  15.00 сәгатьтә башланачак.


"Татар-информ" МА.