Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды. Биредә ул язгы кыр эшләре барышы белән танышып, яңа объектлар ачылышында катнашты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
Иң элек, Рөстәм Миңнеханов район хуҗалыклары кырлары өстеннән очып узды. Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында ул авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар белән очрашты. Кукмара районында авыл хуҗалагы җирләренең гомуми мәйданы 90 мең га дан артык, шул исәптән, сөрүлек 77 мең га җирне били. Бүгенге көндә сабан культуралары 52 процент мәйданда чәчелгән, барлыгы 43 мең га җирдә чәчү планлаштырыла. Иртә өлгерүче сабан культуралары 73 процент мәйданда утыртылган. Кукмара районында чәчү кампаниясен 15 нче майга кадәр төгәлләү ниятләнә. Уҗым культуралары 13 мең га җирне биләп тора.
Марат Әхмәтов Кукмара районында язгы кыр эшләре барышын уңай бәяләде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең терлекчелек өлкәсендәге уңышлы эш күрсәткечләрен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, сөт савымы буенча Кукмара, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш, тәүлегенә 200 т күрсәткеченә чыга ала.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Лельвиж авылында мәдәният йортын ачуда катнашты. Әлеге удмурт авылында 600 гә якын кеше гомер кичерә.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев бүгенге тантананың Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан узуын шәрехләде һәм районда гамәлгә ашырыла торган программалар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты бөек бәйрәм алдыннан Лельвиж авылында мәдәният йорты һәм спорт мәйданчыгы ачылуын билгеләп узды. "Бүген республикабызда авыл җирлеге өчен юллар, клублар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, ут, су тәэминаты, спорт мәйданчыклары төзелеше һәм башка программалар эшли. Болар барысы да авыл тормышы шәһәрнекеннән аерылмасын дип гамәлгө ашырыла, - диде Р. Миңнеханов. - Кукмара үсә, гөрли, без моның белән горурланабыз".
Республика башлыгы, шушы бинаның игелеген күрергә язсын, дигән теләкләрен җиткереп, матди кирәк-яракларга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Президент кулыннан сертификатны һәм подряд оешмасы "Строй-Гарант" ҖЧҖ директоры И. Шәрипов кулыннан символик ачкычны клуб мөдире Иван Андреев кабул итеп алды.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында илебез өчен аяусыз көрәшкән, яу кырында ятып калган ата-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Алга таба Президент мәдәният йорты эченә узды, биредә рәсми затларны җирле "Купанча" удмурт халык ансамбле, шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале лауреаты - Кукмара районының "Выше радуги" вокал-хореографик ансамбле каршы алды. Рөстәм Миңнеханов, чарага чакырылган сугыш ветераннары белән бергәләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә корылган Хәтер монументына чәчәкләр салды.
Мәдәният йорты директоры журналистларга әйтүенчә, моңа кадәр эшләп килгән 1972 нче елда салынган клуб шактый таушалган булган. 100 урынлык яңа бина исә 2015 нче елның октябрендә төзелә башлаган. Биредә Лельвиж авыл җирлеге советы һәм китапханә урнашкан. Янәшәдә генә баскетбол мәйданчыгы эшләнгән. Русчага тәрҗемәсе "лютики" булган "Купанча" удмурт ансамбле җитәкчесе Лидия Дмитриева журналистларга билгеләп үткәнчә, Лельвиж сүзе 4 күпер дигәнне аңлата. "Безнең авылның 4 күпере аша Малмыждан сәүдәгәрләр узган", - дип белдерде ул.