Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында республиканың Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрделәр.
Эш программасының беренче пункты кырлар өстеннән очып әйләнү үтү булды. Татарстан Президенты "Олыяз" ҖЧҖ (Олыяз ав.), "Корсабаш" ҖЧҖ (Корсабаш ав., Түбән Отар ав.), "Саба" ҖЧҖ (Кренни ав., Иске Мичән ав., Яңа Мичән ав.), "СХПК "Юлбат" ҖЧҖ (Юлбат ав.) һәм башка хуҗалыклар кырларын карады.
Кырларда эш барышы турында фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда сөйләштеләр. Башкарылган эш күләме буенча Саба районы алдынгылар арасында. Бүгенге көнгә сабан культуралары 18,6 мең гектар җиргә чәчелгән, бу 62 % тәшкил итә. Барлыгы хуҗалыкларда 399 трактор һәм 13 чәчү комплексы бар. Көнлек эш күләме - 2,3 мең гектар. Район башлыгы сүзләренчә, сабан орлыкларын якындагы 3-4 көндә чәчеп бетерү планлаштырыла.
Шулай ук Рәис Миңнеханов районда республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. Аерым алганда, сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын һәм силос-сенаж траншеяләрен капиталь ремонт программасы исәбенә авылларда җиһазланыш күпкә яхшырды.
Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләрен уңай бәяләде һәм Саба хуҗалыклары хезмәткәрләренә эшләрне уңышлы тәмамлауларын теләде.