Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышын тикшерде. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу Гыйниятуллин С.Ш. фермер хуҗалыгы – токымлы чаптарлар үрчетү фермасында узды.
Татарстан Республикасы Президенты ашламалар һәм төрле авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары күргәзмәсен карады. Авыл хезмәтчәннәре белдергәнчә, хуҗалыкларда тегесе дә, бусы да җитәрлек.
Районда язгы чәчү уртасына җиткән: бүгенгә 12,1 мең га (52%) сөрүлекләр эшкәртелгән. Югары маржиналь культураларга – орлыкка дигән кукурузага (1,6 мең га) һәм рапска (1,5 мең га) аерым игътибар бирелә.
«Басуларны карадык, һәркайда эш кайный. Көннәр матур торса, язгы чәчүне вакытында тәмамлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Район башлыгы Илдус Зарипов республика программаларын һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде, шул исәптән «Теләче» сәнәгать паркы территориясендә эшләнә торган проектлар турында да.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Теләче авылы үзәк паркына юнәлде, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр салды. Шунда ук ветераннар белән очрашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сугыш елларында районнан фронтка 4,5 меңләп кеше киткән, өчтән бере генә әйләнеп кайткан. Хәзерге вакытта районда 410 ветеран яши: 11се Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 399ы – тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары.
Татарстан Президенты ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады, аларга саулык һәм озын гомер теләде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Теләчедә аренда торагы программасы буенча күп фатирлы йорт төзүнең барышы белән танышты. Бүген объектта барлык эшләр дә үтәлгән, янындагы территория төзекләндерелә. Тапшыру срогы –2016 елның II кварталы. Фатирлар «Теләче» сәнәгать паркы резидентлары белгечләре арасында бүленәчәк.