Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстанның атказанган тренеры, Әрмәнстанның атказанган тренеры Араик Маргарянны 65 яшьлеге белән котлады.
Әсгать Сәфәров Араик Маргарянга “Татарстан Республикасы Динамосы” физкультура-спорт җәмгыятенең югары бүләген – “ТРда динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен тапшырды.
Искә төшерәбез, Араик Маргарян “Динамо-Казан” командасына баш тренер итеп 2001 елда билгеләнгән. 2013 елда ул баш тренер буларак чирәмдә хоккей буенча Россия студентлар җыелма командасын Бөтендөнья Универсиадасына әзерли.