Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында булды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентын Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәлләр турында сөйләделәр, очрашу Смәил авылында узды. 39 мең га сөрүлек җирләрдән бүгенгә 16 мең 300 га (41%) чәчелгән. Басуларда 150 берәмлек техника эшли. Көн саен 3 мең гектарлап мәйдан эшкәртелә.
Рамил Нотфуллин хәбәр иткәнчә, быел аграрийлар кукуруза һәм рапска аерым басым ясыйлар. Бу культураларга 3100 га (2015 елга караганда 10 мәртәбә артык) һәм 3200 га (2015 елда 1406 га) бүлеп бирелгән. «Бу язны көннәр матур тора. Кар үз вакытында эреде һәм яңгырлар явып узды. Әлегә чәчү эшләре план буенча бара», - диде район башлыгы, көннәр шулай матур торса, басуларда эшләр май урталарына тәмамланачак.
Авылда терлекчелекне үстерү турында мәгълүмат биргәндә Татарстан Республикасы Рамил Нотфуллин билгеләп үткәнчә, Балтач районында эре мөгезле терлекләр саны шактый: 1 гектарга 40 баш терлек туры килә. Сөткә сатып алу бәясе 1 литрга 18 сум дәрәҗәсендә тора.
Рөстәм Миңнеханов АСК өлкәсендә район күрсәткечләрен уңай бәяләде һәм авыл хуҗалыгы продукциясен, аеруча сөт реализацияләүгә аерым игътибар бирергә өндәде.
Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы Президентына аерым үтенеч белән мөрәҗәгать итте: Шеңшеңәр авылындагы спорт комплексына ремонт ясауда ярдәм сорады. Бассейнлы һәм зур күнегүләр залы булган бу комплекс 90 нчы еллар башында күмәк хуҗалык акчасына төзелгән булган. 20 ел эчендә объект тузган һәм бүген ремонт таләп итә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне контрольгә куярга кушты.
Аннары Смәил авылында Татарстан Республикасы Президенты яңа заманча төзелгән сөт комплексын карады, комплекс 1100 баш сыерга исәпләнгән. Проект инвесторы – «Смәил» СП» ҖЧҖ. Ферма 2 этапта төзелә.
Карау барышында «Смәил» СП» ҖЧҖ директоры Илһам Шакиров аңлатмалар биреп барды.
Сөт комплексы заманча саву һәм селекция җайланмалары белән җиһазландырылган.