Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау, Арча һәм Балтач муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Төп максатты - язгы чәчү эшләре барышын карау.
ТР Президентын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов озата йөри.
Биектау районына сәфәрен Рөстәм Миңнеханов вертолетта өстән кырларны караудан башлады. Һава маршруты "Бөреле" ЯАҖ (Инеш ав.), "Серп и Молот" ҖЧҖ (Шәпше ав.), "Бөреле" ЯЧҖ (Иске Бөреле ав., Бөреле җәнлек совхозы ав.), "Агрофирма Питрәч" ААҖ (Усады ав.), "Агро-Холдинг" ҖЧҖ (Чыршы ав.), "Нармонка" агрофирмасы ҖЧҖ (Кече Солабаш ав.), "Красная Заря" ПСХК (Олыяз ав., Шуман ав.), "Бөреле" ЯАҖ (Туктамыш ав., Ташлы Кавал ав.), "Татарстан" агрофирмасы ҖЧҖ хуҗалыклары аша узды.
Рус Урматы авылы янындагы кырда Татарстан Президенты хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары башлыклары белән очрашты.
Чәчү кампаниясе барышы турында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, планлаштырылган 34 мең гектар басуның бүгенгә 14 мең гектары чәчелгән (42 %). 69 чәчү агрегаты, шул исәптән 10 чәчү комплексы эшкә җәлеп ителгән, шуларның 6 тәүлек буе эшли.
Көненә техника, район башлыгы сүзләренчә, 2411 гектар җирдә чәчә. Һава шартлары әйбәт булса, эшне 15 май көненә тәмамлау көтелә.
Авыл хезмәткәрләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларның орлыклар, ашламалар һәм ягулык белән тәэмин ителешләре турында сөйләште. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, язгы чәчү эшләренә гектарына 52 кг хисабыннан минераль ашламалар алынды, 341 тонна орлык әзерләнде.
Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, район хуҗалыкларында уртача эш хакы - 14,5 мең сум. Эш хакы буенча бурычлар юк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов гаилә фермалары торышы һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары турыда сорады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов киләчәк Бөек Җиңү бәйрәмен тиешле югары дәрәҗәдә уздырырга йөкләде.