Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында «Биосфера» декоратив һәм җимеш бирүче үсемлекләр питомнигында булды.
Питомник Зимняя Горка авылында урнашкан. 2011 елда оештырылган бу питомник бүген Татарстанда декоратив һәм җимеш бирүче үсентеләр җитештерүче һәм сатучы иң эре оешмаларның берсе дип санала.
Гомуми мәйданы 53 га тәшкил итә.
Монда декоратив ылыслы һәм яфраклы агачларны, шулай ук куакларны профессиональ үстерү белән шөгыльләнәләр.
Моннан тыш, 100 төрдәге алмагач, груша, чия, ак чия һәм башка үсентеләр, бакча җиләге һәм яшелчә культуралары үсентеләре сатыла.
Питомник эшчәнлегенең өстәмә юнәлеше – аквафермерлык – ясалма сулык шартларында карплар үрчетү.
Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 100 млн. сум.
Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм башкалар озата йөрде.