Илдар Халиков Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты

05.05.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.

Әңгәмә барышында “Россия студентлар язы-2016” фестивале финалын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Искә төшерәбез, бу чара Казанда 15-20 майда узачак. Фестивальдә Россиянең 71 төбәгеннән якынча 3 мең студентның катнашуы көтелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.