Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренең төзелүче предприятиеләрендә булды. Аны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты KASTAMONU заводының икенче чиратының һәм «Драйлок» Бельгия компаниясенең яңа заводының төзелеше белән танышты.
«Алабуга»да KASTAMONU заводында МДФ-панельләр җитештерүне киңәйтү турында 2014 ел азагында компания җитәкчелеге карар кабул иткән иде. Төзелеш 2015 елның язында башланды, 2016 елның мартында яңа линиядә эшләтеп җибәрү эшләре башланды. Төзелешкә инвестицияләр күләме 250 млн. доллар тәшкил итә, җитештерү күләме елына 485 мең куб метр МДФ-панель булачак.
«Драйлок» Бельгия компаниясе «Алабуга»да хатын-кызлар, балалар һәм йөри алмаучы кешеләр өчен санитар-гигиеник сеңдергеч эшләнмәләр җитештерү заводы төзи.
2013 елның III кварталыннан алып 2014 елның III кварталына кадәр җир кишәрлеге әзерләнгән, фундамент эшләре тәмамланган, әмма компания җитәкчелеге белдергәнчә, финанслау катлаулылыгы аркасында объект төзелеше туктатып торылган.
2015 июлендә «Драйлок Технолоджиз», Россия базарындагы потенциалны һәм перспективаларны бәяләп, завод төзелешен торгызу турында карар кабул итте, һәм туктап торучы төзелеш яңадан җанланып китте. Август аенда Рөстәм Миңнеханов катнашында завод төзелешен яңартып җибәрү тантанасы узды, бүген исә Татарстан Республикасы Президентына төзелгән цехны күрсәттеләр, анда җайланмалар монтажлана башлаячак. Инвестицияләр күләме – 1,16 млрд. сум, җитештерүне 2016 елның июлендә башларга җыеналар.