Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчелек советы утырышын уздырды

29.04.2016

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 миллиард сумлык өч яңа резидент компаниясе проектлары МИЗның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтүчелек советы тарафыннан расланды. Утырыш МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Резидент статусы алуга «Август-Алабуга», «Ланит-Агро», «Рус-каландр» компанияләре дәгъва кыла. «Август-Алабуга» компаниясе инвестицион проекты үсемлекләрне яклау чаралары җитештерү заводы проектын тәкъдим итә. Гамәлгә куючысы – «Август» Россия компаниясе. Компаниянең 2015 елда сату күләмнәре якынча 15,8 млрд. сум тәшкил иткән.
 
Татарстан Президенты проектны хуплады һәм компания җитәкчелеген тиз арада аны гамәлгә ашыруга керешергә өндәде. Үз чиратында МИЗ  администрациясе компаниягә мөмкин булганча ярдәм итәргә тиеш.  
 
«Ланит-Агро» компаниясе инвестицион проекты Pavo Голландия фирмасы лицензиясе буенча атлар өчен терлек азыгы җитештерүне тәэмин итә. Проект  инвесторы – «Ланит» Россия компанияләре төркеме.

«Алабуга»да терлек азыгы җитештерү күләме елына 3 мең тонна дип фаразлана. Төп чимал – арпа, борчак, кукуруза, солы һәм люцерна, ул Татарстан сатучыларыннан алыначак. 
 
Компания генераль директоры Оксана Зиновьева билгеләп үткәнчә, яңа завод Россиядә бу җәһәттән беренче булачак.  
«Проект зур түгел, бу кызыклы», - диде Рөстәм Миңнеханов «Ланит-Агро» вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
 
«Рус-каландр» компаниясе инвестицион проекты ПВХ-пленкасы – линолеум өчен компонент җитештерү заводын төзүне тәкъдим итә. 
 
ПВХ-пленкасы җитештерүнең пландагы күләме – елына 2765 тонна. Эшләтеп җибәрү срогы – 2017 елның 3 кварталы.
 
Финанслауның бер өлешен проект авторлары Сәнәгатьне үстерү фондыннан алырга планлаштыралар, һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына проектка ярдәм күрсәтергә кушты. 
 
Күзәтчелек советы барлыгы өч проектны хуплады. Хәзер мөмкин резидентлар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы утырышында үз проектын тәкъдим итәргә тиеш, шуннан соң «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алырга мөмкин.
 
Күзәтчелек советы утырышында «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев МИЗ идарәче компаниясенең эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов идарәче компания эшен югары бәяләде һәм МИЗ җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 


"Алабуга" МИЗ Матбугат хезмәте.