Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында Татарстаннан катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, 2019 елда Казанда WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыру бөтенроссия дәрәҗәсендә әһәмияткә ия, дип билгеләде.
Россия Президенты Владимир Путинның ил җыелма командасын дөнья чемпионатына әзерләүгә аерым игътибар бирүе белән без горурланабыз, дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры финалда катнашучы татарстанлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ярышларда актив катнашкан һәм җиңгән өчен рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков сүзләренчә, бүген Россиянең 74 төбәге WorldSkills хәрәкәтенә кушылган. Барлыгы 97 төбәк чемпионаты уздырылган, аларда 10 меңнән артык кеше, 15 мең эксперт, ярты миллионнан артык тамашачы катнашкан.
Премьер-министр билгеләгәнчә, апрель башында Казанда ачык төбәк чемпионаты узган. Ул бу чарага җитди әзерләнгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков тармак министрлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан командасына кирәкле оештыру, матди һәм мораль яктан ярдәм итүне сорады.