Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

29.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда алдынгылардан булган татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 

Барлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре 52 кешегә тапшырылды. 

"Яз һәм хезмәт бәйрәме көне алдыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан без гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен җыелабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бирегә килгән Бөек Ватан сугышы ветарннарына тирән хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәсем килә. Халкыгыз, илегез һәм тагуан республикагыз өчен башкарган каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә һәм сезнең алда баш иям! Чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер телим". 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 4 елдан соң, 2020 елда, республика Татарстан АССР оешуга 100 ел тулачак. 

"Бу - бик әһәмиятле көн, хәзерге заман Татарстанының тарихы башланган көн, - диде ул. - Безнең бай тарихи һәм мәдәни мирасыбыз, күп гасырлык гадәтләребез, һәм халыкларыбызның бедәмлеге Татарстанны икътисадый, социаль һәм рухи үсешкә сәләтле Россия Федерациясенең үзенчәлекле регионы итте". 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, безнең өчен гомуми бурычлар булып тормыш дәрәҗәсен арттыру, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын, мәгарифне һәм сәламәтлек саклауны үстерү тора. "Һәм шуңа ирешүнең төп шарты - иҗтимагый иминлекне, законлылык һәм тәртипне саклау", - диде ул. 

"Биредә булган һәммәгез батырлык, тырышлык һәм булдыклылык белән аерылып торасыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең тырышлык белән республика зур уңышларга иреште. Бүген Татарстанны Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызны да дәүләт бүләкләренә ирешүегез белән котлыйм". 

Шуннан РФ һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы башланды. 

В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең “Ямашнефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Виктор Смыков Почет ордены, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Алмаз Ахунҗанов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенең эшләр белән идарәчесе Рөстәм Әмирхановка I дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” орден медале, Казан Олимпия резервы училищесы өлкән тренер-укытучысы Радик Минуголовка, “Алексеевскдорстрой” ААҖнең автогрейдер машинисты Николай Сафроновка һәм В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖнең төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллинга II дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” орден медальләре тапшырылды.

"Генераллар советы" иҗтимагый оешмасы рәисе Венер Сәлимов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Марат Сыраев "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнделәр. 

"Динамо-Казан" хатын-кыз волейбол командасы" спортчысы Екатерина Гамова "Дуслык" ордены белән бүләкләнде. 

Тантана фотога төшү белән тәмамланды.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.