Рөстәм Миңнеханов: Бүген КФУның Инженер институты җайланмалар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча Мәскәү фәнни үзәкләреннән калышмый

28.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында катнашты, утырыш инженер белемен үстерү мәсьәләләренә багышланды. Чара КФУ Инженер  институтының  инженер-лаборатория корпусында узды. 

Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты КФУның  Инженер институты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, лабораторияләрне, проект зоналарын карап чыкты, шулай ук  студентлар тарафыннан иҗат ителгән инженер эшләнмәләрен бәяләде. 

«Университетка мондый үзәк җитми иде. Бүген инжинирингка техник моментлар гына керми. Аңа бик күп юнәлешләр керә. Монда эшләнгәннәр безгә күп кенә дисциплинарара бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты үзенең күптән түгел Бөтенроссия авиация материалларының фәнни-тикшеренү институтына (ВИАМ) визиты турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, КФУның Инженер институты җайланмалар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча Мәскәү фәнни үзәгеннән  калышмый. «Бу безнең аддитив технологияләр, робот техникасы өлкәсендәге эшләнмәләр буенча, нефть-газ мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә булуыбызны күрсәтә», - диде Татарстан Президенты.  

Аннары төп нотык белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. 

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге заман инженер белеме проект мохитында гамәлгә ашырылырга тиеш. 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта КФУ мәйданчыкларында үрнәк уку-укыту фабрикаларын булдыру буенча дизайн проектлар турында фикер алышулар бара. 

Казан федераль университеты илнең иң яхшы югары уку йортлары бишлегенә керергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген яңа юнәлешләрне актив үзләштерергә, бөтендөнья алдынгы тәҗрибәсен кулланырга һәм үз тикшеренү үзәкләребезне үстерергә кирәк, дип өстәде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, медицина өлешендә дә зур эшләр алып барыла. Бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм реабилитация өлкәсендә алдынгы тикшеренүләр нәтиҗәләрен гамәлгә кертү исәбенә сәламәтлек саклау сыйфатын яхшыртуга юнәлгән хәл ителешләр кулланыла. Студентлар үз чиратында табиблар белән янәшә дәвалау серләренә төшенәләр. Бу әйбәт практика, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты нефть химиясе мәсьәләләренә аерым тукталды. Бу өлкәдә галимнәр эшләнмәләрен актуаль проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәргә кирәк, диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген юллар салу өлкәсендә яхшы битумга ихтыяҗ бар. «Фәннән башка, заманча технологияләрдән башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмаячак», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.  

Азакта Татарстан Республикасы Президенты утырышта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов барында Казан федераль университы белән «КУКА Роботикс Рус» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.