Татарстан Премьер-министры “Казан-Экспо” күргәзмә үзәге логотибы һәм фирма стиле конкурсы җиңүчеләрен котлады

28.04.2016

Мәскәү  Gruppa  командасы Идел буенда зур күргәзмә комплексы - “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәге өчен логотип һәм фирма стилен эшләүгә ачык конкурсның җиңүчесе булды, ул лаләләрдән торган “чәчәкләр” концепциясен тәкъдим итте.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, сайлап алынган проект эшләнеп бетәчәк- бүген финал продуктка керәчәк концепция һәм команда сайланды.

Моннан тыш, Илдар Халиков конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Конкурсның чын, ачык, яхшы оештырылган булуы бик мөһим. Технологиясен башка конкурслар уздырганда да кулланырга мөмкин”, - дип билгеләде ул.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тәкъдим ителгән эшләрнең сыйфатлы дәрәҗәсен ассызыклады. Ул шулай ук икенче урынны яулаган “Берега Групп” (Казан) командасының җиңүгә якын булуын хәбәр итте.  

Җиңүче команда ике кешедән тора – Аникеева Дарья һәм Кирил Борисов, аларның бүгенге җиңүләре – беренче җитди проект.

Фикер алышулар нәтиҗәсендә жюри әгъзалары 4 команданы сайлап алды. Иң соңгы нәтиҗәне чыгару өчен җиңүгә кандидат-командалар белән видеоконференция уздыру кирәк булды, аның барышында жюри әгъзалары конкурсантларга ачыклау өчен сорауларын бирделәр.

Жюри әгъзалары арасында график дизайн өлкәсендә Россиянең иң яхшы экспертлары, зур проектларның арт-директорлары, шулай ук ТРдан  вәкилләр бар: “Мастерская” проект группасы җитәкчесе Дмитрий Барбанель, Россия дизайнеры ИгорьГурович, “Forbes” (Россия) журналы арт-директоры Дмитрий Девишвили, “Казан Экспо” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, “ВДНХ” ААҖ генераль директоры Екатерина Проничева, “Инде” баш редакторы Юлия Туранова.

“Казан Экспо” комплексы “Казан” халыкара аэропорты янындарак, шәһәрдән 10 км. ераклыкта төзеләчәк, 2017 елда файдалануга тапшырылачак.

 


“Татар-информ” МА