Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "КАЗАН ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге логотибын һәм фирма стилен эшләүгә ачык Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен сайлап алу буенча жюри утырышында катнашты.
Бу чара югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы территориясендә узды.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, "КАЗАН ЭКСПО" күргәзмә үзәген төзү - Татарстан өчен бик мөһим проект. Бу комплекс 2019 елда Казанда WorldSkills Competition эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыру барышында төп ярыш мәйданчыгы булачак, дип искә алды ул.
Татарстан башкаласына күптәннән мондый объект кирәк иде, диде Илдар Халиков. “Булган күргәзмә үзәге заман таләпләренә туры килми инде, ә үзенең характеристикалары буенча Россиянең башка төбәкләрендә шундый объектлардан сизелерлек калыша", - диде ТР Премьер-министры.
"КАЗАН ЭКСПО"ның логотибын һәм фирма стилен сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры. "Күпмедер дәрәҗәдә без булачак продуктның “тышлыгын” формалаштырабыз. Безнең максат объект төзү генә түгел. Ул эшләргә һәм клиентлар җәлеп итәргә тиеш", - дип белдерде Илдар Халиков.
Комплексның параметрлары турында "КАЗАН ЭКСПО" ҖЧҖ генераль директоры, ТР Президенты ярдәмчесе Роберт Миңнегалиев сөйләде. Аның сүзләренчә, ябык биналарның гомуми мәйданы 49 мең 660 кв. м. тәшкил итәчәк, шулай ук ачык күргәзмә павильоннарын булдыру да каралган.
Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла, дип өстәде Роберт Миңнегалиев. "КАЗАН ЭКСПО" күргәзмә үзәгендә булачак чаралар планы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән бергә эшләнә.
Алга таба жюри әгъзалары конкурс финалистлары эше белән таныштылар.