Бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Екатерина Гамовага РФ Спорт министрлыгының “Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен һәм “ТР “Динамо” ФСҖнә 90ел” исемле юбилей медален тапшырды.
Бу тантана Казан Кремлендә узды. Шулай ук анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасарыХәлил Шәйхетдинов һәм ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин катнашты.
Искә төшерәбез, Екатерина Гамова “Динамо-Казан” волейбол командасыннан китүе турында игълан иткән иде. Әлегә ул спортчы карьерасын тулысынча тәмамлау турында планлаштырмый, җәйгә Рио-де-Жанейро Олимпия уеннарында катнашырга җыена.
Әсгать Сәфәров Екатерина Гамовага Татарстанда спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, “Динамо-Казан” командасының казанышлары аның исеме белән бәйле. Әсгать Сәфәров Екатерина Гамовага уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.