Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Яклар Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Россиядәге илчелеге һәм Владимир Ремекка агымдагы елның апрель аенда Татарстан делегациясенең Чехия, Брно һәм Прагага сәфәрен оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Искәртик, Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Татарстан башкаласына Прага белән Казан арасында туры авиарейсны ачуда катнашу өчен килде. Рейсларны Чехиянең "Czech Airlines" компаниясе башкара, беренче рейс бүген төнлә ясалды.
Владимир Ремек билгеләгәнчә, Казан белән Прага арасында туры рейслар ачылу туристлар агымын арттыру һәм эшлекле активлык үсүгә булышачак. Илче шулай ук искәрткәнчә, бу аның Казанга икенче сәфәре (элек ул Татарстанга 2014 елның ноябрендә Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек сәфәре кысаларында килгән иде).
Бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.