Бүген Мәскәүдә ТАССРның 90 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар башланды. Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Мәскәү вице-мэры Сергей Байдаков катнашты.
Мәскәү халыкара музыка йортында “Мәскәү – Татарстан: бердәм гаилә” тантаналы чарасы узды. Кичә программасында иҗади интеллигенция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан галимнәре очрашулары узды. Бина фойесында “Яңарыш” республика фондын, Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы, Казан (Идел буе) федераль университетын тәкъдим итү стендлары урнаштырылган, китаплар һәм халык промысле эшләнмәләре, фото һәм сәнгать сәүдә–күргәзмәләре оештырылган иде.
Кичәне Лилия Гильдеева, Ольга Шелест һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды. “Мәскәү – Татарстан: бердәм гаилә” концерт программасын РФ атказанган артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры чыгышы белән ачылды. Шамил Тимербулатовның “Минем Казан” әсәре башкарылды. Шул вакытта видеоэкраннарда Казан һәм Татарстан фоторәсемнәре күрсәтелде.
“Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар, барлык татарстанлылардан сезгә котлау сүзләре җиткерүемә шатмын”, – дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика үсеш елларында барлык илдәге ватандашлары белән ныклы элемтәдә торды дип билгеләп үтте ул. Бигрәк тә Мәскәүдәге татар җәмгыяте белән аеруча нык мөнәсәбәтләр урнашты һәм кичәнең “Мәскәү – Татарстан: бердәм гаилә” дип аталуы символик рәвештә моны белдерә.
Татарстан Президенты Мәскәү мэры Юрий Лужковка һәм мэрия командасына башкалада яшәүче татар халкының рухи ихтыяҗларына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Республика башлыгы Татарстанның 90 еллык тарихында төп үсеш вакытларын билгеләп үтте. “Бүгенге уңышларга күптән ныклы нигез салынган, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген икътисад, мәдәният өлкәсендәге уңышлар, спорттагы җиңүләр белән горурланабыз. Татарстан милләтара һәм конфессияара килешеп яшәүче төбәк. Республика турында безнең илдә генә түгел, ә дөньяда беләләр һәм сөйләшәләр.”
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе җитәкчелегенә республика проектларын һәм программаларын гамәлгә куюда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук кече Ватаннарын онытмаучы һәм республиканы үстерүдә ярдәм итүче якташларга да рәхмәт сүзләре җиткерде. “Барыгызга да зур рәхмәт! Без мондый ярдәмгә рәхмәтле һәм киләчәктә ныклы элемтәдә эшләүгә өметләнәбез”, - дип белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 ел Универсиадасы Казанны үсеш алган һәм дөньякүләм дәрәҗәдә перспективалы үзәккә әйләндереп, үсешкә яңа горизонтлар ача. Татарстанда тагын бер масштаблы проектны гамәлгә ашыруга керештеләр – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге мәдәни мирасларын торгызалар.
“Үсешнең хәзерге этабында безнең бурыч – телне, тарихны һәм татар халкынын бай традицияләрен саклап калу. Бу безнең көчтән килүенә шигем юк, моны халык санын алу нәтиҗәләре дә раслаячак”, - дип белдерде ТР Президенты.
“Татарстан потенциалының сезнең ярдәм белән үсүе сер түгел, аның позитив үсеше нәтиҗәсендә сезнең мөмкинлекләрегез киңәя. Башкача була да алмый, бердәм гаиләдә Татарстанны бөтен татар халкы тәкъдим итә, аларның күбесе республикадан читтә яши. Бары тик барыбыз бергә генә уңышларны арттыра алабыз. Бүген без зур мәсьәләләрне хәл итә алабыз. Барыбызга да уңышлар!”, - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
Башкаланың вице-мэры Сергей Байдаков Мәскәү мэры, Хөкүмәт һәм шәһәр Думасы исеменнән кичә кунакларына һәм Татарстанга иң җылы котлауларын җиткерде. Ул Юрий Лужков сәламләвен укыды, анда Татарстан белән Мәскәү арасындагы күптәнге һәм ныклы элемтәләр ассызыклап үтелә. “Безнең ике яклы мөнәсәбәтләр нәтиҗәле төбәкара партнерлык үрнәге булып тора”, - дип билгеләп үтелгән сәламләү хатында.
Кичәне алып баручылар Татарстан һәм Россиядә җырлары яратып тыңланыла торган артистны сәхнәгә чакырды. ТР һәм РФ халык артисты Ренат Ибраһимов туган якка мәхәббәт турында ике җыр башкарды. Аның берсе Татарстанга мәхәббәткә багышланса, икенчесе – Мәскәүгә. Тамашачылар яраткан җырчыларын алкышларга күмде.
Кичәне алып баручылар Казанда узган фестивальләр турында сөйләде. Алар турында Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә билгеле. Бу Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Нуриев исемендәге фестиваль, яшь башкаручылар һәм композиторлар өчен “Ауропа–Азия” фестивале һәм иң танылганы – Шаляпин опера фестивале.
Бәйрәм концертын Татарстан Республикасы халык артисты Алсу Сафина дәвам итте. Ул татар телендә «Син гомер агышларым» романсын, «Шәл бәйләдем» җырын башкарды.
Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Айдар белән Илдар Сәлаховлар баянда татар көйләрен башкарды.
Халыкара конкурслар лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Гран-при иясе Филүс Каһиров “Китмә сандугач” җырын башкарды.
Россия телевидениесенең федераль каналларын алып баручылар Лилия Гильдеева, Фәридә Корбангалиева, Тимур Бәдретдинов, Ольга Шелест, Дмитрий Нестеров соңгы яңалыклар сводкасын укыды һәм махсус музыкаль номер башкарды. Шаян җырда Мәскәү белән Татарстанның охшашлыгы сурәтләнде. Тамашачылар шаян җырны хуплап алды, шулай итеп яңа хит туды.
Бәйрәм ахырында концертта катнашучы барлык артистлар «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды.