Татарстан Президенты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

26.04.2016

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан мәдәнияты һәм сәнгате әһелләре шагыйрьне искә алды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.