Бүген Татарстан Республикасы Президенты Зәй һәм Әлмәт районнарында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Вертолетта Зәй районы кырларын очып караганнан соң, Рөстмә Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәзиф Кашапов хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре районда план буенча бара: хуҗалыклар орлыклар һәм ягулык материаллары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән.
Бүгенге көнгә кырларда 320 берәмлек техника эшли (60 чит илнеке), 150 агрегат һәм 17 чәчү комплексы тырмалау эшләрендә. Сабан культуралары 8407 гектар җирдә утыртылган (планның 16 %), шикәр чөгендере 1103 гектарда (809 %).
Рөстәм Миңнеханов аеруча терлекчелек һәм савылган сөт күләменә игътибар итте. Ул билгеләгәнчә, Зәй районында сөтне сатып алу бәясе ким. "Уңайлы шартлар булдыру зарури, кешеләргә сыер асрау файдалы булырга тиеш. Күрше Сарман районында сатып алу бәяләре сездәгедән артык. Бу бик җитди мәсьәлә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов Рөстәм Миңнехановка Бүре-Сарае авылына юл төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Авылда яшь гаиләләр күп, ләкин юлсыз катлаулы. Татарстан Президенты әлеге мәьәлә хәл ителүен контрольгә алуында ышандырды.
Шуннан Татарстан Президенты Әлмәт районына юнәлде. Анда ул авыл башлыклары һәм инвесторлар, авыл һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән язгы чәчү эшләре, терлекчелек турында сөйләште.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы торышы турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, уңышлы эш өчен бөтен шартлар бар.
"Татнефть" компаниясе ел саен авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтә. 2015 елда компания 37,4 миллион сум комбайннар, тракторлар, сөт үткәргечләре, башка авыл хуҗалыгы техникасына бирде. Быел сабан культураларының, кукурузаның элита орлыклары, күп еллык үләннәр орлыклары сатып алынды. Районның дүрт хуҗалыгы кукурузаны орлыкка утыртачак. Эре мөгезле терлек башын арттыру эшен башкарачакбыз. Бу өлкәдә тәҗрибә җыю өчен безнең белгечләр Минзәлә, Әтнә муниципаль районнарын барды", - дип хәбәр итте Айрат Хәйруллин.
Шулай ук бүген 500 сыерлык югары технологияле роботлаштырлган сөт комплексын төзү турында сүз барды. Проект инветсоры - "СМП - нефтегаз" АҖ.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы арада Әлмәт районы хуҗалыкларында эшләр яхшырды.
Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген авыл хуҗалыгы үсешенә күбрәк игътибар итәргә өндәде.
"Әлбәттә, авылда үз механизаторы булсын өчен, шартлар булдырырга кирәк. Килгән белгечләр исәбенә генә уңышлы эш алып бару авыр, шуңа күрә ниндидер чаралар кирәк. Без аңлыйбыз, биредә йөкләнеш зур һәм авыл хуҗалыгында кешене эшләтү авыр, шулай да техника кирәк һәм нәтиҗәле эш кирәк. Гомумән, язгы чәчү эшләренә яхшы тотынгансыз", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов янә май бәйрәмнәре һәм Җиңү көне якынлашканы турында хәбәр итте. ТР Президенты ассызыклаганча,9 майга багышланган чаралар югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш.