Рөстәм Миңнеханов Сарман районында чәчү кампаниясе барышы белән танышты

25.04.2016

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районына барды. Төп максат - язгы чәчү эшләре барышы белән танышу. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрделәр.

Өстән очып караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты. 

Ф.Хөснуллин билгеләгәнчә, 18 мең гектар җирдә уҗымнарга ашламалар кертү төгәлләнгән, 10 мең гектардан артык җирдә күп еллык культураларга ашламалар кертелгән. "Сарман" агрофирмасы  4 мең гектарга арпа утырткан һәм шикәр чөгендерен утырта башлаган, диде ул. 

Глава сүзләренчә, күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре машина-трактор паркын яңартты. Бу сүзләрне Марат Әхмәтов та раслады. 

"Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашламалар сатып алынган, яңа техника һәм, гомумән, уңай динамика күзәтелә, - диде ул. - Мондый әзерлек белән яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Мин игенчеләргә 2007-2008 еллардагы кебек уңыш алуларын телим". 

Рөстәм Миңнеханов Сарман авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшчәнлеген уңай бәяләде һәм чәчү эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде. 

"Зу күләмдә инвестицияләр кертелде, нәтиҗәче дә тиешле булсын. Кырлар чиста, уҗымнар да яхшы хәлдә, һава торышы да әйбәт. Ә без, үз чиратыбызда, гамәлдәге программаларны дәвам итү ысулын табарбыз", - дип ышандырды ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй һәм Әлмәт районнарындагы чәчү эшләре белән танышты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте