ТР Президенты Мәскәүдә РФ авыл хуҗалыгы базарын тотрыклыландыру мәсьәләләренә багышланган утырыш үткәрде

27.08.2010

Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек буенча Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы базарын тотрыклыландыру мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, эшче төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы базарын тотрыклыландыру темасы илдә яшәүче һәркемне борчый, дип билгеләп үтте. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу җәйдә авыл кешеләре кичергән уңайсыз һава шартларының тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Ул РФ Дәүләт Советының алдагы Президиумына кертелгән тәкъдимнәр өчен эшче төркемнең барлык әгъзаларына рәхмәт белдерде.
РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник билгеләп үткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән чаралар пакеты әзерләгән. “Ашлык корылыктан зыян күргән төбәкләргә барып җитәргә тиеш”, - дип билгеләде ул төп максатларның берсен.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларның игътибарын авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 процентын җитештерүче шәхси хуҗалыклар турындагы тагын бер мөһим мәсьәләгә юнәлтте. Аның фикеренчә, хакимиятләргә эшкуарлар базарларда арадашчы-алыпсатарларны читләтеп үтеп шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сата алсын өчен барлык шартларны тудырырга тиеш.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.