Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия рәсми делегациясе белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстаннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бөтендөнья сәяси аренасында билгеле бер кризис күренешләренә карамастан, Татарстан белән Латвия арасында бизнес- багланышларны саклап калырга һәм үстерергә кирәк. Без Россия- Латвия мөнәсәбәтләре кысаларында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген мөмкин булган хезмәттәшлекнең күп кенә юнәлешләре ачылып бетмәгән әле, бу товар әйләнеше күләмнәрендә чагыла.
Рөстәм Миңнеханов Латвия бизнесын Татарстанга чакырды. Безнең республика Россия базарына керү өчен старт мәйданчыгы булырга әзер, диде ул.
Анары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы икътисады турында сөйләде. «Республикада ике махсус икътисадый зона эшли, анда чит илләр инвесторлары өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәдәни багланышларны саклауга аерым игътибар бирергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм Астра Курмега Латвия территориясендә яшәүче татарларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Астра Курме ассызыклаганча, Россия Федерациясенең бер регионы буларак, Татарстан Республикасы белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүгә йөз тота Латвия. «Казанга визитыбыз кысаларында без Татарстан бизнесы вәкилләре белән очрашырга һәм киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә җыенабыз», - диде ул.
Латвия белән Россия арасындагы икътисадый багланышлар, сәяси каршылыкларга карамастан, беркайчан да өзелмәде, диде Илче.
Шуннан соң Латвия бизнесының җиңел сәнәгать, туризм һәм логистика өлкәсендәге вәкилләре үз компанияләре турында сөйләде һәм Татарстан белән хезмәттәшлек вариантларын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимнәрне карарга йөкләмә бирде.