Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, “М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.
Илдар Халиков кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Без Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Ышанам, аларның безгә килүе үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр”,- диде ул.
Илдар Халиков кыскача республика икътисады турында сөйләде, бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң зур һәм иң икътисадый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын билгеләде. Бездә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре бар, самолетлар һәм вертолетлар, җиңел һәм йөк автомобильләре, суднолар җитештерәбез, авыл хуҗалыгында, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә проектларны гамәлгә кертүдә алдынгы төбәк булып торабыз, дип белдерде ул.
Илдар Халиков сүзләренчә, Шри-Ланка делегациясенең Татарстанга килүе М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы белән генә түгел, ә бәлки Татарстан Республикасының башка сәнәгать предприятиеләре белән дә хезмәттәшлек итүгә башлангыч бирәчәк.
Үз чиратында, Шри-Ланка Республикасы Оборона министрлыгы вәкиле, үзләрендә катлаулы чор булганын һәм бүгенге көндә техника паркын яңартырга теләүләрен белдерде.