Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең һәр районда билгеле бер этәргеч көчкә әверелүе мөһим

23.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ активы белән очрашты.  

Очрашу «Безнең  Татарстан» VI республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды (Казан, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк).

Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБны тәкъдир иттеләр, аның биш елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләделәр. 

Оешма турында  «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ башкарма директоры И. Сабирҗанова сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ республиканың 23 районында оешкан.

Оешма сайтына аена 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы мунициципаль районнарындагы «Авыл яшьләре» ярдәмче программасы турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итүдән соң билгеләп үткәнчә, яшьләр белән «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ линиясе буенча эшләү бүген 23 районда гына оешкан, республикада бит 43 авыл районы.

«Яшьләр белән эшләү бүген гаять мөһим, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, – Без һәрвакыт авылны саклап калырга телибез дип сөйлибез, авылга йөз тоткан күп кенә программалар гамәлгә ашырыла».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Авыл яшьләре белән эшләү интернет аша да актив алып барылырга тиеш, – диде ул. – Бу түбән күрсәткеч. Авылда безнең шактый күп яшь кеше яши. Минемчә, бу юнәлештә активлашырга кирәк». 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ шикелле структура яшьләр белән эшләү өчен бик мөһим. Татарстан Президенты активистларга бу яшьләр оешмасын тәкъдир итүне әзерләргә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының берәр видеоконференцэлемтә режимында узучы атналык кидәшмәсендә чыгыш ясарга тәкъдим итте. 

 «Без сезнең оешманы республикада узучы барлык чараларга җәлеп итәргә әзер, - диде ул. – Яңа бурычлар куярга кирәк».

Николай Никифоров үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы авыл яшьләрен интернет белән тәэмин итү буенча барлык төбәкләрдән дә алда бара, һәм бу потенциалны тулысынча файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ белән актив хезмәттәшлек итәргә кушты. Әйдәгез, уйлап карыйк: эшегез активрак барсын өчен урыннарда сезгә нинди ярдәм күрсәтү кирәк, диде ул.

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең һәр районда билгеле бер этәргеч көчкә әверелүе мөһим,  - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  – Без сезнең барлык тәкъдимнәрегезне дә хупларга әзер».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.