Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомумшәһәр шимбә өмәсендә кысаларында Адмиралтейство буасы тирәсендәге территорияне җыештыру чараларында катнашты. Аны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар озата йөрде.
Казанның төп шимбә өмәсендә йөзләгән кеше катнашты: студентлар, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыяте әгъзалары.
Берәүләр Адмиралтейство буасы ярларын чүптән чистарткан арада, аквалангистлар су төбен тикшерде. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, берничә сәгатьлек тикшерү эшләреннән соң,буа картасы төзеләчәк, анда калдыклар һәм чүп иң күп җыелып торган җирләрне билгелиләр.
Яр буенда Адмиралтейство буасын 2017 елга кадәр экология ягыннан төзекләндерү буенча эшләр планы күрсәтелгән мәгълүмат стендлары куелган. Билгеләнгән вакыт эчендә буа төбендәге утырмаларны чыгару, сусызландыру мәйданчыкларын төзекләндерү, башка техник чараларны үткәрү каралган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, параллель рәвештә суны пычратучы бөтен чыганакларны юкка чыгарырга кирәк һәм экологларга даими рәвештә әлеге процессны тикшерергә йөкләде.
Шуннан "Кораб агачлыгын торгызу" проекты кысаларында күп санда агачлар утырттылар. Татарстан Президенты әлеге акциягә кушылды һәм алтын өрәңге утыртты.
Рөстәм Миңнеханов шуннан сыерчык оялары күргәзмәсен карады. Ояларны Татарстан гомуми белем мәктәпләрендә укучылар ясаган. Барлыгы күргәзмәгә 700 оя тәкъдим ителгән, шулардан жюри 100 иң яхшысын сайлаган. Рөстәм Миңнеханов бу "Сыерчыклар кайтты" конкурсын уңай бәяләде һәм кайбер ояларның үзенчәлекле булуларын билгеләде.