Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Берләштерелгән судно төзү корпорациясе" АҖ (БСТ) президенты Алексей Рахманов белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең БСТ судно төзү предприятиеләре белән кооперация мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Берләштерелгән судно төзү корпорациясе - Татарстан Республикасының ышанычлы стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов, сезнең мөмкинлекләрегез гаять зур, һәм сез безнең предприятиеләр мөмкинлекләрен беләсез. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген интеграция, Татарстан предприятиеләренең Берләштерелгән судно төзү корпорациясе программасында катнашу мәсьәләләрен карау мөһим.
"Берләштерелгән судно төзү корпорациясе" АҖ президенты Алексей Рахманов, үз чиратында, билгеләгәнчә, потенциаль хезмәттәшлек, гражданнар судно төзү өлешендә тәэмин итүче компанияләр кооперациясе мәсьәләләрен карау зарур.
Яклар шулай ук сәнәгать проектлары буенча вузлар, оешмалар белән элемтәгә керү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикерләштеләр.