Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасының заманча җайланмаларга һәм сыйфатлы станок һәм инструмент продукциясенә җитди ихтыяҗы бар

20.04.2016

Бүген Татарстан Республикасының заманча җайланмаларга һәм сыйфатлы станок һәм инструмент продукциясенә җитди ихтыяҗы бар, һәм без Германиянең югары технологияле компанияләрен республика  территориясендә җитештерү урнаштыруга җәлеп итәргә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Машина төзү предприятиеләренең координацион советының дүртенче утырышында хәбәр итте.

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Тюрингия Ирекле Дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов та катнашты.

«Татарстан Республикасы Машина төзү предприятиеләренең координацион советы утырышлары кысаларында Татарстанның һәм безнең чит иләрдәге партнерларыбызның машина төзелеше һәм метал эшкәртү комплексларының әйдәүче компанияләренең очрашуын ел саен уздыру күркәм гадәткә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Германия гадәттәгечә Татарстанның стратегик партнерларыннан берсе булып кала бирә. Бүген безнең заманча җайланмаларга һәм сыйфатлы станок һәм инструмент продукциясенә җитди ихтыяҗыбыз бар. Һәм без Германиянең югары технологияле компанияләрен республика территориясендә җитештерү урнаштыруга җәлеп итәргә телибез. Россия – бик зур базар, һәм бүген аның территориясендә җитештерү куәтләре булдыру – бизнес өчен перспектив һәм кызыклы».

Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Ирекле Дәүләте Премьер-министры Бодо Рамеловка һәм Тюрингия делегациясе әгъзаларына Татарстанга эш сәфәре кылганнары һәм Татарстан Республикасы Машина төзү предприятиеләренең координацион советы эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан – уникаль мәйданчыкларның берсе, анда бизнесны, шул исәптән чит илләр бизнесын үстерү өчен бөтен шартлар да бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген төбәкнең бизнесны үстерү өчен җитәрлек санда индустриаль парклары һәм инновацион мәйданчыклары, технопарклары һәм башкалары бар. Уңай мисал итеп ул «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркын китерде, анда 640 мең кв. метр мәйданда җитештерүләр урнаштырылган, якын киләчәктә бу индустриаль парк территориясе тагын 500 мең кв. метрга киңәйтеләчәк.

Моннан тыш, республикада «Алабуга» махсус икътисадый зонасы эшләп  килә, шулай ук алдан социаль-икътисадый үсеп баручы «Чаллы» территориясе резидент компанияләр өчен салым ташламалары тәкъдим итә.   

Перспектив инновацион проектларны гамәлгә ашыру беренче нәүбәттә кадрларны әзерләү дәрәҗәсенең яхшы булуына бәйле, бу юнәлештә соңгы елларда без актив эшлибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, инженер-техник звеноның квалификацияле кадрларын әзерләү өчен Татарстанда җитди мәгариф һәм фәнни база булдырлыган, шул исәптән эшче һөнәрләре буенча да. 

2019 елда Казанда WorldSkills һөнәр осталыгы бөтендөнья чемпионаты узачак, һәм моны мин яңа җитештерүләрне сыйфатлы һәм югары һөнәри оста кадрлар белән тәэмин итүгә җитди адым булачак дип саныйм, диде ул

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Машина төзү предприятиеләренең координацион советының дүртенче утырышында катнашучыларга уңышлы эшләүләрен теләде һәм республика җитәкчелеге машина төзелеше комплексына һәрвакыт зур игътибар бирә һәм бирәчәк дип ышандырды.  

Татарстан Республикасы Машина төзү предприятиеләренең координацион советы утырышы барышында Тюрингия Икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, «Станкопром» АҖ генераль  директоры Дмитрий Косов, Maison Quarz, ADEM, Schulkenform компанияләре вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.