Татарстан Президенты Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.   

Очрашуда катнашучылар Казанда булачак Дзюдо буенча Европа чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Искәртәбез, Дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда 2016 елның 21 апреленнән алып 24 апреленә кадәр барачак. Ярышларда 42 илдән якынча 400 спортчы катнашыр дип көтелә. Барлыгы 16 бүләкләү комплекты уйнатылачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.