ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә 2016 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Терлекчелек тармагындагы хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча күрсәткечләр күбесенчә уңай, дип белдерде министр.
Беренче кварталар нәтиҗәләре буенча терлек һәм кош ите (тере килеш) 114 мең тонна сатылган (104,7 %ка арткан), алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары - 88,2 мең тонна, шәхси хуҗалыклар - 25,9 мең тонна.
Савылган сөтнең тулаем күләме - 395 мең тонна (102,8 %ка арткан) алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары - 287,9 мең тонна, шәхси хуҗалыклар - 107 мең тонна.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шәхси хуҗалыкларда күрсәткечләр кимүе күзәтелә.
Шуннан ул эре мөгезле терлек башлары саны турында хәбәр итте. Гомумән башлар саны узган ел дәрәҗәсендә калган, ләкин шәхси хуҗалыкларда башлар саны кимүе күзәтелә.
2016 елның 1 апреленә эре мөгезле терлек башлары саны - 1050,3 мең баш, шул исәптән сыерлар - 366,0 мең баш (алардан авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында - 249,1 мең, шәхси хуҗалыкларда - 116,9 мең), дуңгызлар - 496,5 мең баш, сарык һәм кәҗәләр - 407,0 мең баш. Кошлар саны - 161,1 млн. баш.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы берлекләре көн саен 3300 мең тоннадан артык сөт җитештерә. Ул игътибар иткәнчә, әлегә 12 районда тискәре күрсәткечләр.
"Язгы чәчү эшләре сөт терлекчелегенә азрак игътибар бирү сәбәбе булырга тиеш түгел", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Язгы чәчү эшләренәч килгәндә, Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада уҗым һәм күп еллык үләннәрне тырмалау һәм ашламалар кертү эше бөтен җирдә башланган. Бүгенгә 305 м ең гектарга ашламалар кертелгән, бу - гомуми күләмнең өчтән бер өлеше. Бу эштә чәчкечләрдән башка тагын 32 самолет һәм 105 пневмалы йөргеч катнаша. Уҗым һәм күп еллык үләннәргә ашламалар кертү эшләре Зәй районында инде тәмамланган. Нурлат, Әлки, Сарман, Азнакай районнарында эшләр тиз бара.
Киләсе атнага бу эшләр тәмамланыр дип көтелә.
Республиканың кайбер районнарында сабан бодаен чәчү эшләре баланган. Барлыгы 1 млн. 800 мең гектар җиргә чәчү планлаштырыла.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, гомумән кырда эшлиячәк техника әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Быел чәчү эшләренә 2015 елга караганда 5 көнгә алданрак керештеләр.