Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәт белән очрашуда: Хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез

15.04.2016

Казакъстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе (Казакъстан) Хакиме Архимед Мөхәмбәт белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәт җитәкчелегендәге Костанай өлкәсе делегациясе Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кыла.   

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Архимед Мөхәмбәтов 2012 елда Казанда булган, ул Актүбә өлкәсе делегациясен җитәкләгән.   

«Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре белән кызыксынуыгызга шатмын,  - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка ике арадагы тугандашлык багланышларын ныгытуда башкарган эшләре өчен рәхмәтле».

Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек актив үсә, 1996 елгы Хезмәттәшлек турындагы килешү гамәлдә. Моннан тыш, Казанда  Казакъстанның Генераль консуллыгы һәм Сәүдә вәкиллеге эшләп килә, Астанада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли, Казан һәм Астана – тугандаш шәһәрләр. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстан Казакъстан белән – Алматы һәм Астана белән турыдан-туры һава юллары аша бәйле.

Татарстан һәм казакъ коллегалары күп мәсьәләләр буенча тәҗрибә алмаша. Аерым алганда, 2014 елның сентябрендә Казакъстанда Татарстан Көннәре югары дәрәҗәдә узды, Атырау шәһәрендә шул ук 2014 елның сентябрендә Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау һәм Кызыл Урда өлкәләре белән килешү имзаланды.

2015 елның гыйнварында Астанада уртак эш төркеменең беренче утырышы узды, ул Татарстан белән Казакъстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне активлаштыру белән шөгыльләнәчәк, Казакъстан Премьер-министры Кәрим Мәсимовның 2015 елның февралендәге Татарстанга визиты йомгаклары буенча ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру эше алып барыла.

«Һәр очрашу йомгаклары буенча без ике яклы элемтәләрне ныгытуга чираттагы адымыбызны ясыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  - Казакъстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе».

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада 36 уртак предприятие эшли, Казакъстан территориясендә Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», Казан вертолетлар заводы, «КЭР-холдинг», Зеленодольск суднолар төзелеше заводы, Серго ис. завод һәм башка компанияләр актив эшчәнлек алып бара. 

Ике як өчен дә файдалы тармаклардан Рөстәм Миңнеханов нефть химиясен, машина төзелешен, автомобильләр төзелешен, вертолетлар, суднолар төзүне, энергетиканы, авыл хуҗалыгын, мәгълүмат технологияләрен, инновацияләрне атады. «Төрле юнәлешләр буенча предприятиеләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез», - диде ул.

Мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек бик мөһим. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларында Казакъстаннан 800 студент укуын билгеләп үтте.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан «Астана ЭКСПО-2017» бөтендөнья күргәзмәсен оештыру һәм уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә тели.

Архимед Мөхәмбәтов үз чиратында белдергәнчә, бүгенге очрашу – ике яклы  интеграциянең ачык мисалы, тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә ярдәм итә.  

Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләре арасында ул агросәнәгать  комплексындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән – терлекчелектәге, шулай ук машина төзелешендәге һәм автокомпонентлар җитештерүдәге, кадрлар әзерләүдәге багланышларны атады.   

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Архимед Мөхәмбәтов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Костанай өлкәсенең үзара файдалы мәнфәгатьләре күп. «Костанай өлкәсе Россия төбәкләре белән чиктәш, – диде ул.  – Без агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек итәчәкбез».

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елның Костанай өлкәсендәге Сабантуй бәйрәме уртак көч белән әзерләнәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.