Казанда “Имәнлек” - “Җиңү проспекты” метро тоннеленең сул як юлында казу эшләре тәмамланды

15.04.2016

Бүген Казанда Рихард Зорге урамында “Имәнлек” - “Җиңү проспекты” метро тоннеленең сул як юлында казу эшләре тәмамланды.

Тоннельне казу эше тәмамлану тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, “Казан метро төзелеше” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов катнаштылар. 

«Lovat» тоннель казу комплексы соңгы мертларны казыды. Кунаклар һәм метро төзүчеләр эшләр тәмалануын алкышлар белән каршы алды. 

Марат Рәхмов сүзләренчә, станцияне 2017 елның 30 августына - Шәһәр көненә сафка кертеп булачак. 


Казан мэриясенең рәсми порталы