Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районы бүген - Татарстанның иң перспектив һәм аткив үсеп килүче районнарының берсе

15.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максат - Кайбыч районын булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашу. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте. 

Чарада шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан районнары башлыклары, төрле предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. 

Чара район тарихы һәм истәлекле вакыйгаларны чагылдыручы театраль тамашадан башланды. 

Кунакларны сәламләү сүзендә Альберт Рәхмәтуллин ассызыклаганча, Кайбыч районы аграр өлкәдә казанышлары һәм үскән инфраструктурасы белән аерылып тора. "Республика программалары ярдәмендә соңгы елларда районның социаль кыяфәте бик үзгәрде. "Салават Күпере" бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы бүген - халык яратып йори торган һәм күрше районнан килгән кунакларга да хуш килүче урын. Ә безнең яшь спортчылар Россия дәрәҗәсендәге эре ярышларда катнашалар һәм Татарстан данын яклыйлар", - дип белдерде ул. 

Район башлыгы сүзләренчә, ел саен зур күләмдә юл төзү эшләре башкарыла. Былтыр ике айда Надеждино авылына 5 километрлык яңа юл салынган.

"Кайбыч - аграр район. Авыл хезмәткәрләренең тырышлыгы аркасында безнең өстәлләрдә тәмле ризык. Мин ышанам, Татарстанныд искиткеч матур ягында урнашкан күп милләтле Кайбыч районы алга таба да чәчәк атачак", - дип белдерде Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстан Президентына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләгәнчә, бүген Кайбыч районы халкы өчен генә түгел, ә бөтен татарстанлылар өчен бәйрәм көне. Вакыт күрсәткәнчә, кайбер районнарны башка районнар составыннан чыгару дөрес карар булган һәм әлеге районнарга да, республикага да уңай тәэсир итте, дип саный ул. 

"Кайбыч районы бүген - алдынгылар арасында. Республика ярдәме биредә нәтиҗәле файдаланыла. Сезнең район - иң перспектив һәм аткив үсеп килүче районнарның берсе. Аның тарихы - Татарстанның яңа тарихы ул. Мин аның алга таба да чәчәк атуын телим", - диде Татарстан Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте