Рөстәм Миңнеханов: Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды

15.04.2016

Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте, анда компаниянең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чара Түбән Камада узды. Җыелышта шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директорының «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖна идарә һәм стратегик үстерү буенча урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты. 
«Түбән Кама нефть химиясе» заводына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов елына 160 мең тонна изобутилен җитештерәчәк яңа комплекс төзелеше белән танышты. Төзелеш 2015 елның июнендә башланган, проект буенча тәмамлану срогы 2016 ел азагы. 
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төп төзелеш эшләре тәмамланган  инде. Хәзер җайланмаларны монтажлау бара. 
Мәгълүмат стенды янында Татарстан Республикасы Президентына  бүген компаниядә гамәлгә ашырыла торган бүтән инвестицион проектлар турында сөйләделәр.
Җыелыш барышында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның икътисадый эшчәнлеге турындагы нотык белән компаниянең генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. Товар продукциясе эшләп чыгару буенча план үткән ел 115%ка үтәлгән.
2020 елга кадәрге экологик программа кысаларында 2015 елда 740 млн. сумнан артыкка 59 чара башкарылган.
Персоналга идарә мәсьәләләре турында аерым әйтелде. 2015 елда уртача хезмәт хакы 44 мең сумнан артыграк булган.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның хезмәт коллективына югары профессионализмы өчен рәхмәт белдерде. 2015 ел йомгакларын үрнәк дип санарга була, диде ул, икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды. 
«Безнең алда зур бурычлар тора. Республикада 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясе эшләнде. Анда төп урынны Кама кластеры территориясендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру били, бу безгә сәнәгать җитештерүе күләмнәрен якындагы 6-7 ел эчендә 3 мәртәбә арттырырга ярдәм итәчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖны киләчәктә үстерү кысаларында елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк завод төзелеше проекты зур әһәмияткә ия. «Шуны да исәпкә алырга кирәк, сезнең партнёрыгыз «Татнефть» компаниясе елына 6 млн. тонна нефть эшкәртәчәк яңа җайланма төзелешен тәмамлап килә. Чимал якында гына дигән сүз. «Этилен 600» проекты – бүген безнең өчен үсешнең өстенлекле программаларыннан берсе», - диде Татарстан Президенты. 
Кама кластерын үстерү җитди инфраструктур үзгәрешләр таләп итәчәк, шуңа күрә бу максатларга федераль ярдәм җәлеп итү эше алып барыла, диде Рөстәм Миңнеханов. 
«Икътисадый тотрыксызлык фонында Татарстан үзенең лидерлык позицияләрен саклап калды. Безнең нефтьчеләр һәм нефть химиячеләре ярдәмендә Татарстан Республикасы Россиядә эре донор-төбәк булып кала бирә», - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты. 
Җыелыш тәмамланганнан соң гадәттәгечә Директорлар советының яңа составтагы беренче утырышы уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен хуплап, Директорлар советы әгъзалары Владимир  Бусыгинны Директорлар советы рәисе итеп сайладылар һәм«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры итеп Азат Бикмурзинны расладылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.