ТР Президенты РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты

13.08.2010

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. Очрашуда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларны уздыруга әзерлекнең барышы хакында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Билгеле булганча, муниципаль сайлаулар 2010 елның 10 октябренә билгеләнгән.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин да катнашкан.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.