Виктор Зубков авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бәя артуын көтеп ашлыкны саклап ятмаска чакырды
13.08.2010Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков РФ субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән “2010 елгы корылык китергән нәтиҗәләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында” дигән мәсьәлә буенча селектор киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Мин үзләрендә ашлык запаслары булган компанияләрне аны саклап ятмаска, ә ашлыкка зур кытлык кичерүчеләр белән базарда актив эшләргә чакырам”, - дип белдерде В.Зубков. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Беренче вице-премьер ассызыклап үткәнчә, 15 августтан ашлыкны читкә чыгаруны тыю базарны тынычландырды, “ә 15 августтан соң тагын да тынычрак булачак, ашлык аңа кытлык кичергән төбәкләргә барып җитәчәк”. “Югары бәяләр өчен объектив шартлар юк”, - дип ассызыклады ул.
В.Зубков билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә, әгәр базар тынычланмаса, Хөкүмәт “интервенция фонды механизмын эшкә җигәчәк”, ашлыкны сата башлаячак. “Ул чагында ашлыкны саклап ятучылар оттырачак”, - дип ачыклык кертте ул.
Шул ук вакытта В.Зубков ассызыклап үткәнчә, сәүдә турындагы закон нигезендә, әгәр төбәк территориясендә 30 көн рәттән социаль әһәмияткә ия тауарларның билгеле бер төрләренә ваклап сату бәяләре үсеше 30 процент һәм аннан да артыграк тәшкил итсә, Хөкүмәт бу тауарларга 90 көнгә кадәр вакытка рөхсәт ителгән бәя кую хокукына ия. Әлеге исемлектә 24 тауар бар, дип искәртте ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.