Илдар Халиков WorldSkills чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләде

09.04.2016

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков,  "Ворлдскиллс Россия" берлеге генераль директоры Роберт Уразов,  ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев катнашты.

Билгеле булганча, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук, чемпионат кысаларында, төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар осталыгын сынады. Чемпионатта “инженер дизайны”, “лаборатор һәм химик анализ”, “лазерлы технологияләр”, “мехатроника”, “мобиль робототехника”, “нейропилотирование” кебек кызыклы компетенцияләрне санап үтәргә була.

Илдар Халиков моннан 4-5 ел элек "ворлдскиллс" сүзенең һәммәбезгә бөтенләй таныш булмавын билгеләп узды. "Ә инде узган ел барыбыз да Казанның дөньякүләм чемпионат үткәрү хокукын алуына сөендек", - дип ул Татарстанга 2019 нчы елда чемпионат хуҗабикәсе хокукы бирелүен искәртте һәм бу исемгә көрәшнең киеренке булуын шәрехләде.

"Бүген биредә Казанда иң яхшы һөнәри сыйфатларын күрсәтеп бүләк алган кешеләр генә түгел, ә бүгеннән үк үзенең киләчәген төзи алуын аңлардай кешеләр җыелган. Сез аерым бер күнекмәләргә ия, уңышка ирешә беләсез, теләсә нинди вазгыятьтә дә холкыгызны, көчле рухыгызны күрсәтә аласыз, стандарт булмаган яңа карарлар табасыз. Әлеге күнекмәләрегез тормышыгызда ярдәм итәчәгенә ышанам, бәлки әле алар бөтен ил горурланырлык нәтиҗәләргә дә ирештерер", - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр. Ә призлы урыннар алмаганнарга Хөкүмәт башлыгы "калганнар да файдасызга килгән дигән сүз түгел, яңа үрләр алда әле" дип канат куйды. "Мин бу залда 2019 нчы елда халыкара ярышларда җиңәчәк кешеләр бардыр дип уйлыйм", - дип төгәлләде Илдар Халиков чыгышын.

"Ворлдскиллс Россия" берлеге генераль директоры Роберт Уразов чемпионатны оештыручыларга, экспертларга, катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. "Бу республика, ил күләмендә дә түгел, ә масштабы, мохите буенча халыкара дип әйтерлек ярышларга ошаган. 60 мең тамашачы - ул бик күп! Чемпионатны зур бәйрәмгә әверелдергәнегез өчен рәхмәт", - диде ул һәм Татарстан командасына Саранскида узачак илкүләм чемпионатның ярымфиналында уңышлар теләде.

Илдар Халиков һәм Роберт Уразов Junior Skills категориясендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.

Алга таба җиңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде. “Бу гади ярыш кына түгел, ә сезгә гомерегез буе кирәк булачак һөнәрегезне чарлау”, - дип Энгель Фәттахов югары квалификацияле кадрлар әзерләү стратегик бурыч булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, WorldSkills ярышлары урта һөнәри белем үсешенә зур этәргеч булган. Министр бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Казан ярминкәсе”ндә павильоннарны карап йөргәндә, аның чемпионатны ел саен уздырырга тәкъдим итүе турында белдерде.

 


“Татар-информ” МА