Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты

08.04.2016

Бүген Будапешта визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.

Очрашу Венгрия Парламенты бинасында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек дәвам ителә. Ул Будапештка чакырулары өчен һәм эш визитын әзерләү өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм Венгрия хөкүмәте регионара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар булдыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр. Ул билгеләгәнчә, агымдагы икътисадый һәм сәяси вәзгыять ике як арасындагы мөнәсәбәтләргә тәэсир итә. Аеруча бу инвестицияләр өлкәсенә, туризм һәм икътисадның башка өлкәсләренә тискәре тәэсир итә. Сәүдә мөнәсәбәтләре соңгы арада тискәре динамика күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без әлеге вәзгыятьне үзгәртергә һәм бу мәсьәләне чишүгә үз өлешебезне кертергә өмет итәбез, шул исәптән визитыбыз кысаларында Венгрия партнерлары белән очрашу нәтиҗәләре буенча да. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Венгрия-Татарастан эшлекле форумы узды, анда Россиядә бизнес алып барырга теләүче һәм Россия базарына чыгарга теләүче Венгрия компанияләре катнашты. Безнең эшкуарлар, эшлекле даирәләр вәкилләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр, яңа уртак проектлар башларлар дип өметләнәбез, диде ул. 

Соңгы арада Татарстан белән Венгрия арасында багланышлар активлашты, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2014 елның декабрь аенда Будапештта эш визиты белән булган иде, шуннан 2015 ел фералендә Венгрия авыл хуҗалыгы министры Шандор Фазекаш Казанда булды, 2015 ел арелендә - Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто Казанда булды. Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул да 2015 ел августында Татарстанда булган - Казанда 2017 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча эстафетаны кабул итү өчен. 

Венгриянең Россия регионы буларак Татарстан белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханолв нефть химиясе, машина төзелешен, автокомпонентлар, медицина һәм фармацевтиканы, авыл хуҗалыгын атады. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга игътибарлары һәм алга таба хезмәттәшлек итү теләге өчен рәхмәт белдерде. 

Виктор Орбан белән Рөстәм Миңнеханов Парламент бинасын, Гөмбәз залында изге Коронаны карады. 

Шуннан Венгрия Премьер-министры исеменнән Татарстан Республикасы Президенты визиты уңаеннан оештырылган эшлекле көндезге аш булды, чара Парламентның Ау залында үтте, анда Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.