Рөстәм Миңнеханов: Венгрия җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары һәм хезмәттәшлек итәргә теләкләре өчен рәхмәтле

08.04.2016

Венгрия хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирәләр, шул исәптән регионара дәрәҗәдә дә. Бу хакта бүген Венгрия тышкы икътисадый элетмәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны ачып, хәбәр итте. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Будапештта ике көнлек эш сәфәрендә. 

Петер Сийярто искәрткәнчә, агымдагы елның март аенда ул Россия делегациясен - Санкт-Петербург губернаторын кабул иткән.

Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда Венгриянең Генераль консуллыгын Казанда ачканнан соң, уртак эшчәнлекне активлаштыру һәм яңа проектлар башлау өчен бөтен мөмкинлекләрне дә файдалану мөһим. 

Перспектив проектлар арасында Петер Сийярто агросәнәгать өлкәсен, автомобиль сәнәгатен, нефть өлкәсен, шул исәптән "Татнефть" компаниясенең MOL Group компаниясе белән уңышлы багланышларын атады. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары һәм хезмәттәшлек итәргә теләкләре өчен рәхмәт белдерде. Бүген тикшерелгән партнерлар ярдәме кирәк, диде ул, һәм сезнең илне без ышанычлы дус дип саныйбыз. 

Ышанам, Венгрия һәм Россия регионы буларак Татарстан арасында уртак кызыклы юнәлешләр күп һәм безгә бу максатта эшләү зарури, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдимен хуплады. 

Нефть өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кичә әлеге тема турында сөйләшүләр үтте - «Татнефть» һәм MOL Group арасындагы элемтәләр өлкәсендә. 

Бүген Татарстанның инновацион һәм сәнәгать мәйданчыклары җитәрлек, индустриаль парклары бар, анда төрле бизнес өчен шартлар бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Венгрия эшкуарлары өчен бу Россия базарына чыгу, уртак проектлар башлау мөмкинлеге. 

Очрашуда шулай ук Венгриядә үтәчәк су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына белгечләр, волонтерлар әзерләү турында сүз барды. Казан белән Будапешт арасында туры авиарейс оештыру мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.