Илдар Халиков яңа Ан-158 пассажир самолеты белән танышты
10.08.2010Бүген “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиковка “Ан-158” пассажир самолеты презентацияләнде. Яңа очкычның үзенчәлекләре хакында Антонов исемендәге авиация фәнни-техник комплексы генераль конструкторы Дмитрий Кива сөйләде.
Әлеге очкычның Россиядә тәүге тапкыр тәкъдим ителүе. “Антонов-158” самолеты төбәк пассажир очкычлары төркеменә керә. Ул бортына 99 га кадәр пассажир сыйдыра һәм 1500-4500 км ераклыкка кадәр оча ала. Бу очкычлар төрле вариантта төзелергә мөмкин.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.