Рөстәм Миңнеханов: Венгрия һәм Татарстан бизнесының элемтәләрне үстерү өчен әйбәт мөмкинлекләре бар

08.04.2016

Без Венгрия бизнесын Татарстан Республикасына җәлеп итәргә телибез һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия-Татарстан эшлекле форумында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, Россия төбәге буларак, Татарстан белән кызыксынганнары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булганнары өчен Венгрия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Без шулай ук Венгрия милли сәүдә йортына бу форумны оештырганы өчен рәхмәтле, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән белдергәнчә, Татарстан делегациясенең Венгриягә әлеге визиты барышында хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм яңа уртак проектлар ачылачак.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Венгрия һәм Татарстан бизнесының нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше тармакларында һәм автокомпонентлар җитештерүдә, медицина һәм  фармацевтика сәнәгатендә, энергияне сак тоту технологияләре өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, төзелештә һәм архитектур проектларны гамәлгә ашыруда, җиңел сәнәгатьтә һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар.  

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына төбәк икътисады һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырылучы эре проектлар турында сөйләде. Мөһим мәйданчыклардан берсе итеп ул Кама инновацион  территориаль-җитештерү кластерын – ИнноКамны атады.

Моннан тыш, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Чаллы моношәһәрендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен алдан үсеп баручы территория булдырылды, анда резидент компанияләр өчен ташламалар тәкъдим ителә. Без Венгрия инвесторларын сәнәгать һәм  инновацион мәйданчыкларыбызда эшләргә чакырабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Венгрия-Татарстан эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый, туристик һәм инвестицион потенциалы турында нотыклар һәм тәкъдир итүләр белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар чыгыш ясады.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россиянең Венгриядәге илчелегенең киңәшче-илчесе Валерий Ляхов чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.