Равил Моратов: "Әгерҗедәге картлар йортында яшәүчеләрне тәүлек эчендә эвакуацияләргә кирәк"

06.08.2010

Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышына түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: республика территориясендәге урманнарда һәм Татарстан чиге буйларындагы РФ субъектларында янгынга бәйле вазгыять, предприятиеләрдән атмосферага зарарлы матдәләр таралышын киметү буенча күрелә торган чаралар, Әлки районында янгын куркынычсызлыгы буенча күрелгән чараларны тикшерү нәтиҗәләре, ТР мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча яңа уку елына әзерлек.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, әлеге комиссия рәисе Равил Моратов җитәкчелегендәге утырыш республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барды. Әгерҗе белән элемтәгә кергәч, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры Айрат Шәфигуллин, ул районда урман янында агачтан салынган картлар һәм инвалидлар тәрбияләнә торган интернат бар, аны ябарга кирәк, дип белдерде.

Әгерҗедәгеләр әйтүенчә, интернат урманнан 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан, ерак түгел урында сулык бар, хәл аның кадәр куркыныч түгел. Ләкин Р.Моратов, бөтен Россиядә шундый көчле янгыннар күзәтелгәндә, 1,5 чакрым ераклык ут-күз өчен берни түгел, дип, анда яшәүчеләрне 1 тәүлек эчендә кичекмәстән башка интернатка күчерергә кушты. А.Шәфигуллин исә, алар өчен урыннар бар, диде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.