Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ялга китте

28.03.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте.  

Отпускта ул 2016 елның 28 мартыннан 2 апреленә кадәр булачак.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 статьясы нигезендә отпуск чорына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка йөкләнә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.