Татарстан Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә катнашучылар Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиһәлакәттә һәлак булганнарны тынлык минуты белән искә алдылар

19.03.2016

2016 елның 19 марты төнендә Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing 737  һәлакәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов зур фаҗига дип атады. 

Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы гадәттәге киңәшмәдә белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты һәлак булганнар туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. 

Киңәшмәдә катнашучылар Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиаһәлакәт корбаннарын тынлык минуты белән искә алдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.