Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Физкультура һәм спорт буенча РФ Президенты каршындагы Советның эш төркеме утырышында катнашты

17.03.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физкультура һәм спорт буенча РФ  Президенты каршындагы Советның чираттагы утырышын әзерләү буенча эш төркеме утырышында катнашты.

Киңәйтелгән чара РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин рәислегендә РФ Президенты Администрациясендә узды.  

Көн тәртибендә ике мәсьәлә – илдә хоккейга, шул исәптән – балалар-яшүсмерләр хокеена ярдәм һәм киләчәктә үстерү буенча төп тәкъдимнәр, шулай ук 2016 елгы Хоккей буенча дөнья чемионатына һәм Корея Республикасында 2018 елгы XXIII Олимпия кышкы уеннарына Россия җыелма командасын әзерләү.

Утырышта катнашучылар РФ Спорт министрлыгы нотыгында тәкъдим ителгән илдә хоккейны үстерү буенча төп юнәлешләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, судьяларның профессиональ составын әзерләү эшен көчәйтү тәкъдим ителде, шул исәптән – регионнарда да.

Утырыш барышында анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген спорт ягыннан, аерым алганда, хоккей инфраструктурасы буенча алга киткән төбәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында иң яхшы уенчыларны һәм перспектив яшь спортчыларны илебездәге спорт клубларына беркетү мәсьәләләрен хәл итәргә тәкъдим итте. Хәзер уңышка ирешүче яшь хоккейчылар чит ил командаларында чыгыш ясау өчен илдән китәләр, бу сер түгел. Спортчылар өчен үз илебездә стимуллар табарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.   

Физкультура һәм спорт буенча РФ Президенты каршындагы Советның чираттагы утырышын әзерләү буенча эш төркеме утырышында РФ статс-секретаре – Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, РФ Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, Физкультура һәм спорт буенча РФ  Президенты каршындагы Совет секретаре Алексей Кулаковский һәм  башкалар катнашты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.